Тел: +7 (843) 214-75-00

Казань, Щербаковский пер., 7

2147500@gmail.com

Пн-Пт 800-2000, Сб-Вс 930-2000


Казанда РФ төбәкләренең татар матбугат басмалары баш мөхәррирләре киңәшмәсе узды

21 Декабря 2011

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе төбәкләренең татар матбугат басмалары баш мөхәррирләре бүген Казанга фикер алышырга җыелды. Азагына якынлашып килүче елга йомгак ясау һәм киләсе елга планнарны тәгаенләүгә багышланган семинар-киңәшмәне “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев алып барды. Киңәшмәдә “Мәгърифәт” газетасы баш редакторы Хөсәен Вәлиәхмәтов, “Шәһри Казан” газетасы баш редакторы Мансур Мортазин, “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият басмаханәсе җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты. “Бүген без бу залга узып баручы елга нәтиҗәләр ясарга җыелдык. Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсе килә, татар телен саклап калу, аны алга сөрү юнәлешендә төбәкләрдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барасыз”, - дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев һәм Россия төбәкләрендәге массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләрен Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов исеменнән сәламләде. Төп сүз “Шәһри Казан “ газетасы базасында чыгып килүче “Атна вакыйгалары” газета кушымтасы турында булды. Мәгълүм булганча, әлеге газета татарлар сибелгән башка төбәкләрдә дә тарала. “Атна вакыйгалары” ның октябрь аенда 88 меңлек тиражын истә тотып, Айдар Сәлимгәрәев: “Болай булса тиздән 200 меңлек тиражга да җитәрбез әле”, - дигән ышанычын белдерде. “Атна вакыйгалары” газетасы турында Мансур Мортазин түбәндәгечә бәян итте. Аның әйтүенчә, газета 2 дистәгә якын төбәктә тарала. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән хәер-фатиха белән дөнья күрә башлаган. “Самара өлкәсендә яшәүче ветеран-журналист Гөлсирә Гайнанова газетаның халкыбызны берләштерүдәге гаять зур вазифасына өметләнеп болай ди: “Атна вакыйгалары” Россия татарларында уртак фикер тупларга, үрнәк, гыйбрәт алырга ярдәм итә. Минемчә, без барыбыз да Изге Болгарда, Сергачта, Төмәндә, Уралда һәм башка җирләрдә татар тормышында нинди хәлләр булганлыгы белән кызыксынып торырга тиеш...”, - дигән сүзләрен җиткерде Мансур әфәнде бу ханымның. Ул ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли сораулар буенча комитет рәисе, язучы Разил Вәлиев фикерен дә әйтеп узды – “бөтен илгә таралучы газета булгач, аның бюджеты да Россия казнасыннан булырга тиеш, тик әлегә аны Татарстан гына финанслый” “Атна вакыйгалары” газетасының дизайн-бизәлеше хакында без даими уйланабыз”, - дип белдерде Мансур Мортазин. Киңәшмәдә Уфа, Пермь, Екатеринбург, Төмән өлкәләренең татар газеталары мөхәррирләре кыскача чыгыш ясады. Очрашуның рәсми өлешен тәмамлап, Айдар Сәлимгәрәев Пермь крае Барда районының “Таң” газетасы мөхәррире Эльмарт Уразовка һәм Оренбург өлкәсенең “Яңа вакыт” газеталары мөхәррире Фәннүр Гайсаровка Марат Моратов исеменнән Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Возврат к списку


Онлайн-заказ и расчет стоимости

Заполните форму и администратор свяжется с вами по e-mail для подтверждения заказа услуги. Вы можете приложить файл для предварительного расчета стоимости перевода.

Перетащите файл сюда
Выбрать

НА